10 июньнән «Кояшлы» балалар лагеренда 21 көнлек хәрби-патриотик смена оештырылды.
Махсус кызыклы, актив, күңелле, истә калырлык ял итү өчен безгә «Татарстан Республикасы Әфганстан инвалидлары җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы коллективы килде һәм гадәти булмаган җәйге, хәрби-патриотик программа әзерләделәр! Ул гадәти түгел, чөнки лагерьда балалар өчен белем бирү һәм спорт, патриотик чаралар, «Аҗаган», үз-үзеңне саклау дәресләре һәм башкалар уза.
Бу күңелсез лекцияләр түгел! Бу җанлы аралашу, дуслык, маҗаралар һәм ачышлар, алар һәр йөрәктә патриотизм чаткысын кабыза.
http://Видеосезгә безнең балаларыбызның реаль хис-кичерешләрен, аларның янган күзләрен һәм үз иленең чын гражданнары тәрбияләнә торган атмосфераны күрсәтәчәк! Патриотик юнәлештәге чара 2025 елда тәмамланган «Мәгариф» милли проектына алмашка килгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Без бергә» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.