Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенең эш визиты

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Чирмешән районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе килде. Министр белән бергә районга аның урынбасары Дмитрий Александрович Яшин да килде.

Визит барышында кунаклар Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов белән берлектә  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, Миронов Л. Н.КФХында һәм терлекчелек предприятиеләрендә булдылар.

Визитның максаты - авыл хуҗалыгы эшләренең барышын бәяләү, районның агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы белән танышу, шулай ук актуаль мәсьәләләр һәм җирле агросәнәгать комплексын үстерү перспективалары турында фикер алышу. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенең мондый эш сәфәрләре районнар өчен бик мөһим. Алар урыннарда уңышларны һәм проблемаларны турыдан-туры күрергә, аграрийларның тәкъдимнәрен ишетергә һәм авыл хуҗалыгын алга таба үстерү өчен нәтиҗәле чишелешләр эшләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International