Чирмешән районында «Безнең ишегалды»н төзекләндерү программасы уңышлы тәмамланган. 30 йорт төзекләндерелгән! Чирмешән районында өч дистә йорт яны территориясе үзгәрде: төрле яшьтәге кешеләр ял итсен өчен уңайлырак, куркынычсызрак һәм матуррак булдырылды.
Төзелгән инфраструктураны тиешле хәлдә тотуга аерым игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалларының торышын тикшереп торуны көчәйтергә кушты, бу инфраструктураның кешеләргә көндәлек тормышта бик кирәк булуын һәм кирәклеген ассызыклады. Мондый ишегалларын эксплуатацияләү мәсьәләләрен даими контрольдә тоту-мөһим бурыч.
Чирмешән районында бу йөкләмә ничек үтәлә?
Район администрациясе төзекләндерелгән территорияләрнең торышына даими мониторинг алып барыла. Бу күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен карап тотуны, җыештыруны һәм яшелләндерүне дә кертеп, тикшереп тору гамәлгә ашырыла. Кече архитектура формаларының (яктырту, эскәмияләр, урналар һ.б.) торышы күзәтелә, аларны вакытында ремонтлау һәм куркынычсызлык тәэмин ителә.
Яңартылган ишегаллары-халыкка бүләк. Администрациянең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең бурычы - бу бүләкне саклап тоту, каралган ишегалларын чирмешәнлеләрнең уңайлы тормышының аерылгысыз өлеше итү!