Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Хәмит улы Гафаров җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды.
Республика юлларында аварияләрне киметү һәм куркынычсызлыкны арттыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр: республика юлларында аварияләр торышына анализ; юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү чараларын эшләү; юллар инфраструктурасын камилләштерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны оештыру.
Комиссия эше гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, хәрәкәт итүнең уңайлы шартларын тәэмин итүгә һәм юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.
Утырыш йомгаклары буенча Ш.Х. Гафаров профильле министрлыкларга, ведомстволарга һәм муниципалитетлар башлыкларына конкрет йөкләмәләр бирде. Төп максатка – Татарстан юлларында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга ирешү өчен барлык структураларның көчләрен берләштерү зарурлыгына басым ясалды.