Кадерле чыгарылыш укучылары, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! Бүген Чирмешән районында үзенчәлекле бәйрәм рухы хөкем сөрә - без чыгарылыш укучыларыбызны олы тормышка озатабыз!
Көн мөһим һәм җылы очрашудан башланды. Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәен улы Нуриәхмәтов белән бергә тантанада район мәктәпләрен тәмамлаучылар белән аралашты.
Формаль булмаган шартларда балалар районның үсеше, яшьләр өчен перспективалар, мәктәпне тәмамлаганнан соңгы мөмкинлекләре турында үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Рамил Тәлгать улы Чирмешәннең киләчәге турында үз фикерләре белән уртаклашты, үгет-нәсыйхәтләр бирде һәм һәр чыгарылыш укучысының туган районына һәм илебезгә өлеш кертә алуына ышануын ассызыклады. Бу буыннар арасында ихлас һәм конструктив диалог булды.
Ә бу истәлекле көннең кульминациясе, әлбәттә, Чирмешән районы мәктәпләре укучыларының чыгарылыш балы булды!
Кич белән район мәдәният йортының тамашалар залы ялтырап торган киемнәр, елмаюлар, дулкынлану һәм шатлык белән тулды. Район башлыгы Рамил Айбатов балны тантаналы рәвештә ачып җибәрде, укучыларга җылы котлау сүзләре һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Бу чын яшьлек, талант һәм өмет бәйрәме иде!
Чирмешән муниципаль районы администрациясе 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын чын күңелдән шушы мөһим бәйрәм белән котлый!