«Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының бер өлеше булган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды.
Безнең Чирмешән районында абсолют җиңүче - Олы Чирмешән елгасы яры!
Яр буе өчен 1677 тавышы биргән, алар 2026 елда төзекләндерүнең төп бурычы нәкъ менә аны үзгәртеп кору булачагын хәл иткәннәр. Бу безнең уртак сайлау! Чирмешән районында яшәүчеләрне бу карар белән котлыйбыз!