Балык тоту буенча ярышлар ничек узды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Узган шимбә көнне, 5 июльдә, Элмәле буасы буенда балык бәйгесе булды.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында  калкавычка балык тоту буенча масштаблы районара ярышлар уздырды.

Бу чын-чынлап гаилә һәм районара вакыйга иде: 86 һәвәс балыкчы теркәлгән! Иң яшь катнашучыга нибары 4 яшь, ә иң тәҗрибәле балыкчыга 76 яшь! Безгә Самара өлкәсенең Шентала районыннан, Нурлаттан, Лениногорскидан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Арчадан кунаклар килде. 

Кем иң яхшы балыкчы булды?

Чемпионнарыбызны котлыйбыз:

Беренче тотылган балык: Михаил Журавлев (Лениногорск)

Иң күп балык тоту: Константин Михайлов (Чаллы)

Иң күп балык (команда): Захаровлар гаиләсе (Чирмешән)

Балыкчылар династиясе: Сдобновлар гаиләсе! Бабай, әби, кызы һәм оныгы балык тотты!

Аерым бүләге – «Халыкчан уха»!

Уха өчен тамашачылар симпатиясе призы: Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты.

Традицион булмаган уха өчен бүләк: И.П. Иляев Фәнис.

Үзенчәлекле табын кору өчен бүләк - Җамалтдиновлар гаиләсе - Илдар һәм Гүзәл.

 Барлык катнашучылар ярышып кына калмыйча, иң тәмле ухадан да авыз иттеләр, аралаштылар һәм җәй көне су янында ләззәтләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International