90 яшь зирәклек һәм игелек: район башлыгы урынбасары юбилярны котлады

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

 Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Валентина Павловна Руновада булды. Надежда Гомәрова юбилярга Чирмешән районы башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән чын күңелдән котлаулар һәм изге теләкләр җиткерде.

Ул ассызыклаганча, Валентина Павловнаның тормыш юлы - чын хезмәт сөючәнлек, зирәклек, рухи ныклык һәм туган җиргә тугрылык үрнәге ул.

Валентина Павловнага  истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Район башлыгы урынбасары озын гомерле якташыбызга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел җылысы һәм якыннарының һәр көне шатлык һәм игелек белән тулы булуын теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International