7 июль көнне Бәркәтә авылында күптән көтелгән «Әйдә» өченче иҗади проекты – көндезге лагерьны ачу тантанасы булды!
Чирмешән районы башлыгы урынбасары Надежда Гомәрованың монда булуы вакыйгага аеруча зур әһәмият бирде! Ул балаларны һәм педагогларны котлады, мондый проектларның безнең балалар һәм авыл өчен мөһимлеген ассызыклады.
«Әйдә» лагерына уңышлы смена, елмаюлар, иҗади казанышлар һәм, әлбәттә инде, анда катнашучыларның барысына да җәйге ял телибез!