Татарстанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган «Күрше» ишегалды чаралары халык конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар!
Бүләкләү тантанасы Чаллының заманча ИТ-паркында узды.
Чирмешән районыннан якташыбызның уңышын билгеләп үтү аеруча күңелле! «Дворовые приключения» проекты өчен җиңүче Дипломын Җамалтдинова Гөлшат Мәүлетовна хаклы рәвештә алды!
Исегезгә төшерәбез, конкурс ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән быел май аенда игълан ителгән иде. Аның максаты-ишегалларында ял итүне оештыруның иң яхшы практикаларына һәм ишегалды бергәлекләрен үстерүгә ярдәм итү.
Гөлшат Мәүлетовнаны һәм «Күрше фест»җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең проектлар шәһәрләребездә һәм авылларыбызда тормышны яктырак һәм кызыклырак итә!