2025 елның 19 июлендә Яңа Элмәле авыл җирлегенең рәсми символларын (флаг һәм герб) теркәү турында таныклыклар тапшыруга багышланган тантаналы чара булды.
Чувашиянең халык шагыйре Порфирий Васильевич Афанасьев музее территориясендә район, хакимият кунакларына, авыл халкына агачтан нәфис уеп ясау остасы Гамиров Сәлимҗан Газимҗан улының эшләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Ул крестьян утарын: агач кое, тәрәзәләр, арба, тегермән, койма һәм башка агач әйберләр әзерли.
Шулай ук Чувашиянең халык шагыйре Порфирий Васильевич Афанасьев музеенда һәм Ак хәтер бакчасында экскурсия үткәрелде.