27 июль - Донбасс сугышы корбаннарын искә алу көне. Бу кайгылы дата 2022 елда Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Указы белән Украина Кораллы формированиеләре утында һәлак булган Донецк Халык Республикасы балалары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.
Бу көнне туган як тарихы музее хезмәткәрләре «Мин төштә тынычлык күрдем» акциясе үткәрделәр һәм балалар Чирмешән муниципаль районының Лагерка авылында киев режимы җинаятьчеләре гомерләрен өзгән балаларны искә алып рәсем ясадылар.