Чирмешәндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе узды, ул ел саен яңа уку елы алдыннан балаларга шатлык һәм ышаныч бүләк итә.
2007 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән старт алган бу мөһим акция бердәмлек һәм социаль җаваплылык символына әверелде. Безнең районда аңа Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов актив ярдәм күрсәтә һәм шәхсән үзе кураторлык итә.
Чараның төп максаты -авыр финанс хәлендә калган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү. Акчалар аз керемле гаиләләрдәге укучылар, күпбалалы ата-аналар, тәрбиягә алган балалар, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен кирәкле әйберләр сатып алуга тотыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза, ул үсеп килүче буынга ярдәм итүгә якын килүне һәм һәркем өчен тигез мөмкинлекләр булдыруны ассызыклый.