«Ровесник» яшьләр-яшүсмерләр клубы базасында җәйге каникул чорында «Профессиягә старт» профориентация проекты үткәрелә. Аның кысаларында Чирмешән муниципаль районы яшүсмерләре өчен һөнәри юнәлешле төрле чаралар оештырылган. Алар арасында "Һөнәрләр дөньясында" квест-уены, "Эшлекле очрашу" профориентация туры бар
Проектта катнашучылар өчен «Безнең Чирмешән» район газетасы редакциясенә экскурсия оештырылды, анда алар журналист һөнәре белән «Журналист һөнәре серләре» танып белү сәгатендә таныштылар. Чараның төп максаты - балигъ булмаганнарга аңлы рәвештә булачак һөнәр сайларга ярдәм итү, аларда журналистика белән кызыксыну уяту.
Чирмешән аграр техникумында белгечләр балалар өчен югары технологияле җайланмалар һәм җитештерү остаханәләре булган заманча уку кабинетлары буйлап экскурсия уздырдылар. Бу чарада катнашучыларга авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.