Белем көне белән! Чирмешән районы мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйбыз!

1 сентябрьдә Чирмешән районының барлык мәктәпләрендә елмаю, матур чәчәк бәйләмнәре һәм шатлыклы очрашулар белән тулы бәйрәм линейкалары узды. Күптәнге күркәм традиция буенча бу бәйрәмдә район хакимияте җитәкчеләре катнашты, алар балаларны котладылар һәм яңа үрләр яулауда уңышлар теләделәр.

Бу көнне Аерым рәхмәт сүзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Яһудин Шамил Габделхәй улына җиткерәсебез килә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Шамил Габделхәй улы районыбызның күп кенә балаларына мәктәп кирәк-яраклары  сатып алу өчен 100 000 сумлык иганәчелек ярдәме күрсәтте. Бу безнең балаларның киләчәгенә зур өлеш кертү һәм ата-аналар өчен зур ярдәм.

Барлык укучыларга да кызыксынучанлык һәм яхшы билгеләр телибез! Педагогларга-зирәклек, сабырлык һәм рәхмәтле укучылар. Ата-аналарга-үз балалары өчен горурлык һәм җан тынычлыгы. Бу уку елы уңышлы һәм якты ачышлар белән тулы булсын!

Белем көне белән! Алга яңа казанышларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International