Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының чаралар планы нигезендә, агымдагы елның 4 мартында 2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Р.М. Рәхмәтуллина белән очрашты. Ул «Сугыш елларында якташларыбыз» темасына танып-белү лекциясе үткәрде. Дәреснең төп бурычы - Чирмешән районында яшәүчеләрнең тормышын яктырту иде.