Террорчылыкка каршы милли комитет 2006 елның 10 мартында «Террорчылыкка каршы тору турында»гы Федераль закон һәм Россия Федерациясе Президентының «Террорчылыкка каршы тору чаралары турында»гы Указы көченә керү сәбәпле оештырылды.
МТК — федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларындагы террорчылыкка каршы комиссияләр, Россия Федерациясе субъектларындагы оператив штаблар һәм диңгез районнарындагы (бассейннарындагы) оператив штаблар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган террорчылыкка каршы тору эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү максатларында төзелгән коллегиаль орган булып тора.
Комитетның төп бурычлары: террорчылыкка каршы торуның гомумдәүләт системасы торышы мониторингы, Россия Федерациясе Президентына дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә норматив-хокукый көйләүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, террорчылыкка каршы тору эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү, шулай ук күрсәтелгән эшчәнлекне мәгълүмати яктан тәэмин итү.
Террорчылыкка каршы торуның гомумдәүләт системасының төбәк бүленнәре булып түбәндәгеләр тора:
Россия Федерациясе субъектларындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге террорчылыкка каршы комиссияләр;
Россия Федерациясе субъектларындагы һәм диңгез районнарындагы (бассейннарындагы) оператив штаблар;
муниципаль берәмлекләрдәге һәм диңгезле районнарындагы (бассейннарындагы) оператив төркемнәр.
Шулай итеп, МТКның турыдан-туры контроле астында Татарстан Республикасындагы террорчылыкка каршы комиссия аппараты тарафыннан Россия Федерациясендә 2024–2028 елларга террорчылык идеологиясенә каршы торуның Комплекслы планы чаралары уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы халкында террорчылыкка каршы дөньякараш формалаштыру максатыннан уннарча мең гомуми профилактик чара уздырыла: мәдәни, спорт, иҗади чаралар, шул исәптән Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә (3 сентябрь), Ватанны саклаучылар көненә (23 февраль), Ватан Каһарманнары көненә (9 декабрь) багышланганнары.
Чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә сәяси эшлеклеләр, иҗтимагый һәм дини оешмаларның, фән, мәдәният һәм спортның абруйлы вәкилләре, махсус хәрби операция катнашучылары, экспертлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, журналистлар, иҗтимагый эшлеклеләр, террорчылык актлары шаһитлары һәм террорчылар гамәлләреннән зыян күрүчеләр актив катнаша.
2025 елда Татарстан Республикасы территориясендә уздырылган профилактик чараларда күзгә-күз форматта 1 миллионнан артык кеше катнашты, онлайн-катнашлык 2,5 миллионнан артык карау тәшкил итте, республиканың профилактика субъектлары тарафыннан 1500дән артык материал бастырылды, бөтен илдән 120дән артык эксперт һәм лектор җәлеп ителде, шулай ук 60 берәмлектән артык медиаконтент булдырылды.
Татарстан Республикасындагы террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчелеге Террорчылыкка каршы милли комитет коллективына фидакарь хезмәтләре, бурычка тугрылыклары һәм Ватанга бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерә. МТК хезмәткәрләренең Россия Федерациясе гражданнары иминлеген тәэмин итүгә керткән көндәлек өлеше тирән хөрмәткә лаек!