«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Конкурсны оештыру комитеты «Татарстан Республикасының Иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» (бу – Бөтенроссия «Россиянең 100 иң яхшы товары» Программасы конкурсының төбәк этабы) 2026 елгы чираттагы конкурсны башлап җибәрү турында карар кабул итте.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 елгы 1969-р номерлы карары нигезендә республика предприятиеләрен җитештерелгән продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын өзлексез яхшыртуга дәртләндерү максатыннан оештырылган һәм алты номинация буенча үткәрелә: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халыкка хезмәт күрсәтү», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре әйберләре».

Үзенең 20 елдан артык тарихында конкурс республика тауар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен иң уңышлы һәм абруйлы мәйданчыкларның берсенә әверелде. Ул үз урынын тапты, массакүләм, танылган һәм таныла торган конкурска әйләнде. Бүген конкурс зур масштаблы проектны тәшкил итә, аның географиясе бөтен республикабыз территориясен колачлый, ә продукция спектры – икътисадның барлык тармакларын диярлек.

Продукциясе/хезмәтләре конкурсның лауреатлары һәм дипломантлары булган оешмалар маркетинг максатларында конкурс логотибын куллану, аны озату документациясендә һәм үз продукциясенең упаковкасында урнаштыру хокукына ия була. Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат республиканың алдынгы массакүләм мәгълүмат чараларында бастырыла, шулай ук Татарстанның эшмәкәрлек түгәрәкләре арасында таратыла торган, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә, муниципаль районнар башлыкларына, шулай ук Татарстан Республикасының сәүдә вәкиллекләренә юнәлдерелә торган конкурс җиңүчеләренең еллык каталогына кертелә.

«Татарстан Республикасының Иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсы җиңүчеләренә «Россиянең 100 иң яхшы товары» Программасы Бөтенроссия конкурсының федераль этабына тәкъдим ителү хокукы бирелә.

Конкурста катнашу өчен 2026 елның 17 апреленә кадәр ФБУ «Татарстан ЦСМ»на гаризаны best@tatcsm.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк, элемтә телефоннары: (843) 233-18-13, 233-18-57.

Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән ФБУ «Татарстан ЦСМ» сайтының конкурс бүлегендә танышып була: https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International