Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

25 мартта район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бу  көнне Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Гомәрова Н.Г., Чирмешән муниципаль районының мәдәният бүлеге  җитәкчесе Иляева Н.В., башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муксинова Л. В. котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шулай ук мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чарада катнашучыларны иҗади номерлары белән Чирмешән муниципаль районының яшь талантлары сөендерде.

Барлык мәдәният хезмәткәрләрен котлыйбыз! Эш сезгә шатлык һәм канәгатьлек китерсен, ә казанышлар һәрвакыт лаеклы бәяләнсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International