Район үзәгендә узган "Нәүрүз" бәйрәмендә үзәк китапханә хезмәткәрләре "Нәүрүз-кояш һәм яз бәйрәме" исемле тематик мәйданчык тәкъдим иттеләр. Китапханәчеләр изге теләкләр-кояшлар әзерләделәр, магнитиклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, тәм-томнар белән сыйладылар.