Лашман мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать бүлеге укытучысы Галкина Анастасия Сергеевнаның шәхси күргәзмәсе оештырылды.
21 март көнне Нәүрүз бәйрәмендә авыл балалары белән очрашу булды. Сәнгать, эш башкару техникасы, материаллар турында әңгәмә үткәрелде, балалар сораулар бирделәр һәм әңгәмәдә актив катнаштылар.