«Бөгелмә-Мәскәү транзит» XVIII Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының гала-концертында чыгыш

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

27-28 март көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә «Бөгелмә-Мәскәү транзит» XVIII Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. Анда балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.:

- «Халык-сәхнә биюе» номинациясендә 1 премия лауреаты булып «Бәхетле балачак» үрнәк хореография коллективы танылды (җитәкчесе Гришанина Ирина Анатольевна)

- Харисов Ризван «Халык уен коралларында башкаручылар» номинациясендә 1 нче премия лауреаты булды, җитәкчесе Гыйльфанова Альбина Николаевна

- Гиниятуллин Зөфәр «Халык уен коралларында башкаручылар» номинациясендә СОЛО белән 1 премия лауреаты булды, җитәкчесе Юрин Владимир Григорьевич

- «Эстрада вокалы» номинациясендә катнашучы дипломын балаларның яшь төркемендә Гыймадиева Диана алды. Җитәкчесе Григорьева Наталья Ивановна.

Шулай ук «АРТ Фестиваль — Роза ветров» балалар фондыннан 1 премия лауреатлары акчалата сертификатлар һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләрендә Бөтендөнья финалында катнашу өчен чакырулар алды.

«Бәхетле балачак " үрнәк хореография коллективы 10.000 сумлык сертификат, Харисов Ризван һәм Гыйниятуллин Зөфәр 5000әр сумлык сертификатлар алды.

29 март көнне «Бөгелмә-Мәскәү транзит» XVIII Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы йомгаклары буенча «Бәхетле балачак» үрнәк хореография коллективы «Түбәтәй уены» биюе белән балалар яшь төркеме (җитәкчесе Гришанина Ирина Анатольевна) һәм халык уен коралында аккордеон башкаручы Харисов Ризван, урта яшь төркеме (җитәкчесе Гыйльфанова Альбина Николаевна) «Очучы яфраклар» әсәре белән Бөгелмә шәһәренә гала — концертта чыгыш ясарга чакырылганнар. Балалар концертта үзләренең  осталыкларын күрсәтеп, илһамланып чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International