Чирмешәнне бергәләп чистартабыз!

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Чирмешән авылы vемориаль үзәге хезмәткәрләре бүген Татарстанда старт алган санитар-экологик икеайлыкка кушылды. Җыештыру һәм төзекләндерү эшләре музей территориясендә һәм беркетелгән урамда бара. Республикада икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли. Төп максат-чүплекләрне бетерү һәм җәмәгать киңлекләрендә тәртип урнаштыру. Без уртак эшкә үз өлешебезне кертәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International