Космонавтика көне һәм Юрий Гагаринның беренче очышына 65 ел тулу уңаеннан мемориаль үзәк экскурсоводы А.Җиһаншина Чирмешән 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә чара үткәрде.
Очрашу барышында укучылар космосны үзләштерүнең бөек тарихын искә төшерделәр һәм үз көчләрен тематик уенда сынадылар. Балалар экипажларга бүленеп, биш уен станциясен үттеләр: шигырь юлларыннан йолдызлык билгеләре эзләделәр, Кояш системасы планеталарын атадылар, «КОСМОНАВТ» хәрефләреннән сүзләр төзеделәр, анаграммалар чиштеләр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.