Бәркәтә китапханәсе иске газеталарны чыгарып ташламый. "Экологик илһам калейдоскобы" экоязмасының 3 нче атнасында "Илһам чишмәсе" клубы катнашучылары актив рәвештә икенчел чималдан эшләнмәләр ясый башладылар. Кирәкмәгән газеталардан чәчәк вазалары үрделәр. "Үз кулларың белән бүләк" килеп чыкты. Шулай ук кирәкле элементлар әзерләү белән дә шөгыльләнгәннәр. Эш киләсе атнада да дәвам итәчәк.