Түбән Кәминкә халкы «ЭкоЯз» акциясендә катнаша. 13 апрельдән «Экояз2026» республика конкурсы кысаларында "Экологик илһам калейдоскобы"акциясе старт алды. Акциянең темасы - икенчел чималдан рәсемнәр һәм эшләнмәләр (декор, көнкүреш әйберләре, уенчыклар, кием-салым һәм аксессуарлар) ясау. Түбән Кәминкә авыл китапханәсе базасында укучылар пластик шешәләрдән бүлмә үсемлекләре өчен чүлмәкләр ясадылар.