Чирмешән муниципаль районының "Мизгел" халык театры Әлмәт шәһәрендә Шамил Закиров исемендәге XXVI регионара театр коллективлары фестиваль-конкурсының "Идел-Йорт" зона этабында катнашты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Закирова җитәкчелегендәге "Мизгел" халык театры Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы буенча спектакль куеп күрсәтте.
Спектакль тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына тирән эмоциональ тәэсир ясады. Башкаручылар составы югары профессионализм дәрәҗәсен һәм театр сәнгатенә чын күңелдән бирелгәнлекләрен күрсәтте.
"Мизгел" халык театрына алга таба иҗади уңышлар телибез!