"Кешеләргә матурлык бүләк итегез" кул эшләре осталары клубы кичәсе

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Элек-электән хатын-кызлар өйләрен һәм көнкүрешләрен матурайту өчен тырышканнар. Алар иң гади материаллардан да күз явын алырлык эшләнмәләр ясаганнар. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Кешеләргә матурлык бүләк итегез" кул эшләре осталары клубы кичәсе үткәрделәр. Тасмалар белән чигү остасы Кузина Людмила Владимировна мастер-класс үткәреп, әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International