"Конверттагы хезмәт хакы" ышаныч телефоны

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Пенсия түләүдәге үзгәрешләр чорында Пенсия фондына иминият кертемнәре алынучы хезмәт хакы суммасы зур әһәмияткә ия. Гражданин озаграк эшләп күбрәк рәсми хезмәт хакы алган саен  аның пенсиясе дә күбрәк була. 
Эш бирүчеләр кайвакыт хезмәткәрләренең эш хакын азрак күрсәтү, иминият кертемнәрен азрак түләр өчен хезмәт хакын яки аның бер өлешен "конвертта" бирергә тырышалар.
Азрак итеп күрсәтелгән хезмәт хакы пенсия күләменең азаюына китерә, чөнки пенсия исәпләгәндә рәсми булмаган керемнәр саналмый. Шуңа да "ак хезмәт хакы" алу зур әһәмияткә ия. 
Гражданнар бу хәлгә битараф калырга тиеш түгелләр. Аларның дәшми калмавы гына намуссыз эш бирүчеләрне ачыкларга ярдәм итә. 
Булачак пенсия күләме - һәркемнең үзеннән тора!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International