Алкалы хоккей буенча ТР беренчелегенә 1997-98 елларда туган яшүсмерләр арасында плей-офф уеннары

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
5 мартта "Юбилейный" Боз спорт сараенда "Корыч ябалаклар" (Чирмешән) һәм "Тимерхан" (Байлар Сабасы) командалары арасында алкалы хоккей буенча ТР беренчелегенә һәлиткеч плей-офф уеннары узды. Әлегә кадәр бу командалар 22 февральдә һәм 3 мартта бозда очрашканнар иде инде. Ике уенда исәп тигез иде, шуңа да өченче уен һәлиткеч булып саналды. Бу юлы чирмешәнлеләр көчлерәк булуларын дәлилләп, көндәшләрен 6:7 исәбе белән оттылар.
8 март көнне безнең команда Казанның "Ак бүре" хоккейчылары белән очраша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International