Чирмешәндәге ресторанда узган бу чарада артистларыбыз исә, җырлап-биеп, кунакларның күңелен күрде. Залда кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылды.
Хатын-кызларны бәйрәм уңаеннан Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяз Минһаҗев һәм район прокуроры Рим Сөнгатуллин да тәбрикләделәр.
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, кунакларга район башлыгының бүләкләрен - пакетлар да өләштеләр.