"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы чара

2014 елның 8 марты, шимбә
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов республика хатын-кызларын бәйрәм белән тәбрикләде. Очрашуда Чирмешән районыннан РФ Пенсия фондының ТР идарәсе экономисты Мәдинә Хафиз кызы Харисова, "Чирмешән муниципаль районы мәдәният бүлеге" МУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамилә Хәмзә кызы Залакова, Чирмешән үзәк район хастаханәсе акушеркасы Лариса Ивановна Маркелова, Ивашкино мәктәбе укытучысы Татьяна Николаевна Данилова, Түбән Кәминкәдән тәрбиягә өч бала алып үстерүче Сания Абдрахман кызы Гарифуллина катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International