"Ветеранга бүләк" акциясе

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
"Туган як серләре" республика конкурсы кысаларында районда "Ветеранга бүләк" акциясе бара. 
ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Д.Палаткин, кадетлар интернат-мәктәбе директоры Р.Сөләйманов һәм хәрби тәрбиячесе Р.Хөснетдинов оештырган әлеге акциядә "Чирмешән кадет мәктәп-интернаты" укучылары да катнаштылар. Кадетлар Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 мартта 89 яшен тутырган чирмешәнле Александр Васильевич Чупахинның өенә бардылар. Укучылар ветеранны тәбрикләп аңа саулык, иминлек теләделәр, "Тере агач" түгәрәгендә үз куллары белән ясаган эшләнмәләр бүләк иттеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International