Комиссиянең чираттагы утырышы

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
2014 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрнең үтәлеше һәм җирле үзидарә органнарында каршылыклар мәнфәгатьләрен көйләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе Миләүшә Тәүфыйк кызы Батыршина алып барды.
Комиссия әгъзалары 2014 елга эш планы буенча фикер алыштылар һәм планны кабул иттеләр. Утырышта шулай ук 2013 ел өчен керемнәр турында декларацияләрне дөрес тутыру һәм вакытында тапшыруга игътибарны көчәйтү турында да сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International