Башлангыч класс укучылары арасында "Минем гаиләм" дигән район бәйгесе

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
27 февральдән 5 мартка кадәр ТР Чирмешән муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" МУ тарафыннан башлангыч класс укучылары арасында оештырылган "Минем гаиләм" дигән район бәйгесе узды.
Гаиләдә әгъзалары бер-берсен яраталар, ярдәмләшеп, кайгыртучанлык тоеп яшиләр. Гаиләдә генә сине аңлыйлар, синең өчен шатланалар, гаиләгә генә син һәрчак кирәк. Шуңа да нәсел җепләрен өзәргә ярамый, гаиләне кадерләргә кирәк, шуны аңлар өчен балалар гаилә турында язарга, якыннарын рәсемнәрендә сүрәтләргә, гаилә темасына иҗат итәргә тиешләр.
Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, үсеп килүче буында гаилә һәм аның традицияләренә хөрмәт уяту. 
Конкурска Чирмешән муниципаль районының 17 мәктәбеннән эшләр кабул ителде. Һәм түбәндәге эшләр җиңүче булып танылды:
"Рәсем" номинациясендә:
Шарапова Ләйсән, Чирмешән лицееның 4 класс укучысы;
"Әдәби иҗат":
Миннакова Гөлгенә, Утыз Имән мәктәбенең 4 класс укучысы;
"Минем нәселем":
Артемьева Виктория, 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 4 класс укучысы;
"Безнең гаилә традициясе":
Султанова Дарья, 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 2 класс укучысы;
"Гаилә фотоальбомы":
Пестова Алина, 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 2 класс укучысы;
"Иҗади эшләнмәләр":
Чернова Ольга, 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 2 класс укучысы;
"Бәхетле мизгелләр..." коллажы:
Игнатьева Дарья,  1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 2 класс укучысы.
1 нче Чирмешән урта мәктәбе иң актив катнашучы мәктәп булды. Җиңүчеләрне тәбриклибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International