Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре семинары

2014 елның 14 марты, җомга
2014 елның 14 мартында Күтәмә авылындагы "Ромашка" балалар бакчасы базасында Чирмешән муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллавы үсешенә заманча якын килү" дип исемләнгән семинары булып узды.

Семинарда катнашучыларга Күтәмәдәге "Ромашка" балалар бакчасының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Педагоглар элементар математик күзаллау формалаштыруда, логик фикерләүне үстерүдә белем бирү эшчәнлеген оештыруга яңача якын килү ысуллары белән таныштылар. 

Семинарда Чирмешән муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү педагоглары арасында үткәрелгән методик эшләнмәләр авторлары бәйгесенә дә йомгак ясалды. Әлеге конкурс инновацион педагогик тәҗрибәне булдыру һәм тарату, ФГТ шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында хезмәт куючы педагогларның һөнәри үсешен стимуллаштыру максатында, "Танып белү" мәгрифәт өлкәсе кысаларында оештырылган иде. Бәйгедә барлыгы 19 эш катнашты, җиңүчеләр һәм призерлар Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф бүлеге" МУ Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International