2010 елдан башлап, Патриарх Кирилл инициативасы буенча, Россия Федерациясендә ел саен Православие китабы көне үткәрелә

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
2010 елдан башлап, Патриарх Кирилл инициативасы буенча, Россия Федерациясендә ел саен Православие китабы көне үткәрелә. 
Ул Русиядә тәүге басма китап - Иван Федоровның "Апостол" китабы чыккан көнне - 1564 елның 1 мартында, яңача 14 март көнне билгеләп үтелә. 
Мәдәният елы кысаларында, район үзәк китапханәсендә Православие видео-лекториясе үткәрелде. "Рухи зирәклекнең тере сүзе" дип исемләнгән әлеге чарада Чирмешән районы Благочинные Александр Филимонов та катнашты. 
Китапханә хезмәткәрләре сирәк очрый торган православие китапларыннан "Храмга юл" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм библиографик күзәтү дә әзерләгәннәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International