Белем бирү учреждениеләренең эш нәтиҗәләре республика ярминкәсе

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
11 октябрьдә "Казан" агросәнәгать комплексында белем бирү учреждениеләренең эш нәтиҗәләре республика ярминкәсе узды.
Әлеге чарада Чирмешән муниципаль районы мәктәп коллективлары да катнаштылар.
Шәһәр халкына ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, бакча участогы өчен товарлар, укучылар тарафыннан әзерләнгән кулинария эшләнмәләре, көнкүреш әйберләре дә тәкъдим ителде. Район укытучылары һәм укучылары ярминкә кунакларына концерт номерлары да әзерләгән иде. 
Теләүчеләр белгечләр тарафыннан оештырылган мастер-классларда катнашты, биредә алар товарны дөрес тәкъдим итү, матур итеп киштәләргә тезү кебек сәүдә серләренә өйрәнделәр.
Мәктәп, колледж, техникум укучыларының республикакүләм көзге ярминкәсе 2008 елдан бирле оештырыла һәм республика халкы арасында популярлаша бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International