15 октябрь - Бердәм пенсия грамоталылыгы көне

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
15 октябрь көнен Россия Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте. Бу көнне илебездәге мәктәпләрдә һәм урта махсус уку йортларында пенсия тәэминаты нигезләре буенча дәресләр үткәрелде.
Пенсия фонды хезмәткәрләре укучыларга пенсия хокуклары, пенсиянең ничек формалашуы, СНИЛС карточкасының ни өчен кирәклеге турында аңлатма бирделәр. 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелүче яңа кагыйдәләр дә тәфсилләп аңлатылды, чөнки әлеге яңалыклар нәкъ менә бүгенге көн яшьләренә кагылачак.
Пенсия фондында мондый акцияләр үткәрү традициягә кертелде, алар пенсия формалаштыру буенча грамоталылыкны үстерү максатында оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International