Мемориаль үзәктә кунаклар

2014 елның 17 октябре, җомга
Мемориаль үзәктә Татарстан Республикасы Милли музее директоры Г.Р.Нәҗипова җитәкчелегендә иҗади төркем булып китте. Визитның максаты - "Бөек Җиңүгә - 70 ел" темасы буенча берләштерелгән интернет-музей оештыру. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре кунакларны Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары турында мәгълүматлар белән таныштырдылар. Башкала тарихчылары уникаль документлар, биографик белешмәләр, фронттан килгән хатлар, фотографияләр белән кызыксындылар, алар барысы да интернет порталда урнаштырылачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International