Бурычлылар белән киңәшмә

2014 елның 17 октябре, җомга
2014 елның 17 октябрендә Чирмешән муниципаль район Советының утырышлар залында бюджетка салымнар һәм кертемнәр буенча бурычлы предприятиеләр һәм оешмалар мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. 
Чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, Россия Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча  16 санлы бүлеге начальнигы Альберт Газизов,Чирмешән районы прокуроры Фаил Хәйруллин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин катнаштылар. Киңәшмәдә катнашучылар уртак эш планын координацияләделәр һәм оешмалар җитәкчеләре белән әңгәмә үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International