Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Кубогына картинг буенча ярышлар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
17 октябрьдә Казанның "Форсаж" картинг-үзәгендә ЭЭМ хезмәткәрләре балалары арасында  картинг буенча ярышлар булды.
Агымдагы елда Чирмешән районынды да картинг белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылды. "Яшь картингчы" түгәрәгенә Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары бик теләп йөриләр. Районда 5 картинг, кирәкле җиһазлар һәм район ЮХИДИ бүлекчәсе территориясендә мәйданчык бар. 
Әлеге ярышларны безнең укучылар тамашачы буларак карадылар, ә менә 30 октябрьдә Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программалары дирекциясе Кубогына узачак ярышларда А.Ибраһимов, Д. Отожанов, А.Курганаев  спортчылар буларак катнашачак. Бу алар өчен әле тәүге сынау, шуңа да спортчыларыбызга уңышлар телик.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International