Санкт-Петербург герой-шәһәренә сәяхәт

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
13-17 октябрь көннәрендә район гомум белем бирү мәктәпләреннән 25 укучы Санкт-Петербург герой-шәһәренә сәяхәт кылдылар.
Әлеге экскурсия "Моя Россия: град Петров" программасы буенча, мәдәни-танып белү проекты кысаларында оештырылды. Укучылар шәһәр белән таныштылар, Эрмитажда, Рус музеенда, Мариинский театрында, Петергоф сараенда һәм башка истәлекле урыннарда булдылар. Укучыларның ата-аналарына юл чыгымнарын гына капларга туры килде, экскурсияләр, ашау-эчү, яшәү федераль бюджет хисабыннан иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International