Чирмешән районы прокуратурасы закон бозуны ачыклады

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Чирмешән районы прокуратурасы "Интернет" челтәренең мәгълүмати ресурсларына мониторинг вакытында 29 яшьлек Айрат Кәлимуллинның "Вконтакте" челтәрендәге үз страничкасында нацистлар символикасы (атрибутикасы) урнаштыруын ачыклады. 
Әлеге символика социаль челтәрдән файдаланучылар өчен ачык булган. Әлеге факт буенча район прокуратурасы РФ Административ хокук бозулар кодексы 20.3 маддәсе 1 өлеше - нацистлар символикасын пропагандалау- нигезендә эш кузгатты. 
Чирмешән районы прокуратурасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International