Якташыбыз язмышы

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Мемориаль үзәк фонды тагын бер якташыбыз турында документлар белән тулыландырылды. Галимов Ибраһим Галим улы Беренче Май районы Райпосының беренче рәисе булып эшләгән. Ул Туймәт авылында 1920 елда туган. Казан Дәүләт университетының экономика факультетын тәмамлаган. Нәкъ менә Галимов Райпо җитәкчесе булып эшләгән чорда күп кенә авылларда кибетләр һәм сәүдә лавкалары ачыла. Ул 1942 елда фронтка китә һәм Люблино операциясендә һәлак була. Якташыбыз турында документларны һәм 30нчы еллар фоторәсемнәрен музейга Ибраһим Галимовичның кызы тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International