"Минем әни - дөньядагы иң яхшы әни" балалар иҗаты конкурсы

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
"Чирмешән муниципаль районында "Мәрхәмәтле йөрәк" үзәге" учреждениесе 7-20 октябрьдә "Минем әни - дөньядагы иң яхшы әни" балалар иҗаты конкурсы оештырды. Биредә төрле авылларда яшәүче балаларның әниләрен, әбиләрен, апа -сеңелләрен тасвирлап ясалган рәсемнәре жюри хөкеменә куелды. Бәйгедә Күтәмә, Кармыш, Лашман, Чирмешән, Әмир, Әккәрәй, Ивашкино, Яңа Элмәле мәктәпләре укучылары актив катнашты. 
Ноябрь аенда Мемориаль үзәктә бу рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да шунда ук булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International