Хәтер көне

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 29 октябрендә Мемориаль үзәктә Сәяси репрессия корбаннары искә алу көненә багышланган чара үткәрелде. Кадет интернат-мәктәбе укучылары сәяси корбаннарга багышлап шигырьләр укыдылар, бер гаепсезгә атып үтерелгән 44 райондашыбыз истәлегенә герлянда-венок куйдылар. Чарада репрессия корбаннарының балалары һәм оныклары да чыгыш ясадылар, алар укучыларга якыннары күргән газаплар турында сөйләделәр.
Мемориаль үзәктә мондый чара үткәрү традициягә керде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International