Шәхси эшмәкәрләргә: иминият кертемнәреңне түләгәч хисап тотырга онытма

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе шәхси эшмәкәрләр арасында иминият кертемнәре буенча бурычларны азайту юнәлешендә мәгълүмати-аңлату эшен дәвам итә. 
2014 елның 1 январеннан иминият кертемнәренең күләме түләүченең керемнәре күләменә бәйле булачак.
Әгәр эшмәкәрнең кереме 300 мең сумнан артмый икән, иминият кертеме минималь хезмәт хакын (5 554 сум) 12 айга һәм шәхси эшмәкәрләр өчен билгеләнгән  тариф - 26 процентка тапкырлаудан килеп чыга.  Димәк, мәҗбүри пенсия иминиятләвенә түләү 17 300 сум тәшкил итә. Мәҗбүри медицина иминиятләвенә эшмәкәрләр 3 400 сум түлиләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International