Йөзү буенча районара ярышлар үтте

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе

  “Чирмешән” физкультура-савыктыру комплексы бассейнында 1999-2002 елгы 16 яшькәчә балалар арасында йөзү буенча ярышлар үтте. Бәйгедә республикабызның дүрт районыннан 120 яшь йөзүче катнашты. Чирмешәнлеләрдән тыш Яңа Чишмә, Мөслим, Алексеевск спортчылары да көч сынаштылар. Нәтиҗәдә беренче урынга – Мөслим, икенчегә – Чирмешән, өченче урынга Яңа Чишмә йөзүчеләре лаек булдылар.      

Үз яшьтәшләре арасында түбәндәге спортчылар җиңүче булдылар:  1999-2000 елларда туган кызлар арасында - 50м в/с- Латыйпова Язиля (Мөслим районы), 2000-2001 елгылар арасында - 50м брасс- Шәйхетдинова Ләлә (Мөслим районы), 2001-2002 елгылар арасында - 100м в/с- Ерошкина Елена (Чирмешән районы), 2000-2001 елгылар арасында  100м брасс- , Шәйхетдинова Ләлә (Мөслим районы), 2000-2001 елгы кызлар арасында 100м чалкан ятып- Выборнова Анастасия (Мөслим районы);  1999-2000 елгы малайлар арасында  50м в/с- Нуретдинов Илнар (Яңа Чишмә  районы), 1999-2000 елгылардан 50м брасс- Дәүләтшин Инсаф (Чирмешән районы), 1999-2000 елгылардан 50м чалкан ятып - Белозеров Игорь (Алексеевск районы),1999-2000 елгылардан 100м в/с- Зимин Егор (Алексеевск районы), 1999-2000г.р. 100м брасс- Нуретдинов Илнар (Яңа Чишмә районы),  100м чалкан ятып- Лифанов Константин (Алексеевск районы).

Ярышларның баш судьясы Фаиз Билялов мондый бәйгеләрнең бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Җиңүчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова Мактау грамоталары һәм кубоклар тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International