Пенсияне дәүләт финанслашуы программасында катнашучыларга

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Программа шартлары буенча, анда катнашучылар ел буена 2 меңнән дә кимрәк булмаган иминият кертемнәрен түләргә тиешләр. Нәкъ менә шулкадәр минималь кертем дәүләт финанслашуын тәэмин итә. 
Кайберәүләр кертемнәрне түләү өчен ел ахырын көтәләр яки тиешеннән азрак түлиләр. Кызганычка каршы, андыйлар алдагы елда Программада катнаша алмыйлар. 
Әгәр дә сез Программада катнашасыз икән, тиешле кертемне вакытында түләүне контрольдә тоталар. 
Кертемнәрне банк аша түләү өчен тиешле реквизитларны яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсеннән алырга мөмкин. Бланклар шулай ук Пенсия фонды идарәсенең интернет - сайтында да бар: www.pfrf.ru. Әгәр дә кертемне эш урыныннан күчерүләрен теләсәгез, эш бирүчегә гариза языгыз.
РПФның Чирмешән районындагы идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International